news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчаның Җиңү паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салдылар

Арчаның Җиңү паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салдылар
"Арча хәбәрләре"

Бүген, Ватанны саклаучылар көнендә, Арчаның Җиңү паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Тантаналы чарага мәктәп укучылары, хәрби ветераннар килгән иде. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Бүген безнең махсус хәрби операциядә шактый егетләребез катнаша. Алар яңа территорияләрнең тынычлыгын саклый. Егетләребез үз бурычларын намус белән үти. Кәефләре әйбәт. Барыгызга да күп сәлам, рәхмәт әйтеп калдылар. Барыгызга да тазалык, саулык телим. Матур итеп бергә-бергә эшләргә насыйп булсын», – диде район башлыгы һәм һәйкәлгә чәчәкләр салды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100