Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арчаның Г.Курсави исемендәге лицеенда «Татарча диктант»ны 6-11 сыйныф укучылары язган
24 нче апрельдә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе үткәрелде. Татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясендә Татарстан Республикасы Арча районының Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицее да катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
6-11 нче сыйныф укучылары, укытучылар, лицей хезмәткәрләре бергәләшеп диктант яздылар.
Акция татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру максатыннан уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз