news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчаның Дан Аллеясында Азалия Шиһабиева йолдызы кабынды

Арчаның Дан Аллеясында Азалия Шиһабиева йолдызы кабынды
"Арча хәбәрләре"

Арча шәһәренең Дан Аллеясында чираттагы йолдыз кабынды. Ул – бөтенроссия, төбәкара, республика олимпиадаларында җиңүләр һәм призлы урыннар яулаган Арчаның беренче мәктәбен медальгә тәмамлаучы Азалия Шиһабиева йолдызы. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Мин бүген бик дулкынланам, – диде Азалия. – Бу минем генә уңышым түгел, әти-әниемнең, укытучыларымның да уңышы».

Азалияне тәбрикләргә район башлыгы Илшат Нуриев, әти-әнисе, якыннары, сыйныфташлары килде.

Ал тасманы кискәннән соң Дан аллеясында яңа йолдыз кабынды, күккә күгәрченнәр очты.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot