news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчаның батыр йөрәкле ханымнары икенче тапкыр махсус хәрби операция зонасында булды

Егетләр каты бәрелеш булган урыннарда дога укуны сораганнар.

Арчаның батыр йөрәкле ханымнары икенче тапкыр махсус хәрби операция зонасында булды
Фото: Тәнзилә Вәлиева

Шушы көннәрдә Арча районының Ташкичү авылында гомер итүче Гөлфия Мәгъсүмова белән Тәнзилә Вәлиева махсус хәрби операция зонасыннан кайттылар. Батыр йөрәкле ханымнарның гуманитар ярдәмне икенче тапкыр илтүләре.

«Егетләр каты бәрелеш булган урыннарда дога укуыбызны сорадылар. Намазлык җәеп, догалар укыдык, теләкләр теләдек. Анда йөргәндә барыбер шикләндерә, куркыта. Өч тапкыр махсус хәрби операция зонасына барачакбыз, дип әйтелгән сүзебез булды. Өченче тапкыр баруыбыз да Ураза аена туры килсә иде. Егетләр безне күргәч сөенәләр, кочаклыйлар. Күзләрендә яшьләр. Алар елыйлар, без елыйбыз», - ди Тәнзилә Вәлиева.

Батыр йөрәкле ханымнар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең үтенече буенча Азовсталь якларына ярдәм илткәннәр.

«Егетләр әлеге якларда бик күп кан коелды, сәгатенә меңәрләгән кеше үлде, диделәр. Без шул җирдә вафат булганнар рухына дога кылдык. Аллаһы Тәгалә укыган догаларыбызны кабул итсен иде»,- диде Тәнзилә Вәлиева.

Тәнзилә Вәлиева махсус хәрби операция зонасына «Ценим жизнь» оешмасы белән берлектә оештырылуын әйтте. Алып килгән гуманитар ярдәмне дүрт урынга илткәннәр.

«Азовсталь, Новоазовск, Мариупольнең ике өлкәсенә бардык. Егетләр Азов диңгезен күрсәтергә алып бардылар. Барысы да безне үзләренең якыннары кебек каршы алдылар. Егетләр көянтә сораганнар иде, алар шуның белән мина ташыйлар икән. Медицина кирәк-яраклары, урын-җир комплектлары, авылдашлар һәм Арча Ветераннар оешмасы биреп җибәргән үлән чәйләре, азык-төлек, маскировка сеткалары алып бардык. Өченче тапкыр барганда йөк тә, гуманитар ярдәмне илтү урыннары да күбрәк булачак. Без булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз, егетләр безнең тынычлыкны саклыйлар бит», - диде Тәнзилә Вәлиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100