news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчаның алтынчы урта мәктәбе укучылары «Бел һәм юл куйма!» конкурсында җиңүче булдылар

5 декабрьдә Казан Кремлендә «Бел һәм юл куйма!» дип аталган коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсында җиңүче укучыларны бүләкләделәр. Бу хакта «Арча хәбәрләре» яза.

Арчаның 6нчы номерлы урта мәктәбеннән 8 В сыйныф укучысы Азалия Кәримова, 6 А сыйныф укучысы Айзат һәм 4 А сыйныфы укучысы Аяз Ибраһимовлар Гран-прига лаек булдылар. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Җитәкчеләре – Ришад Сәйфетдинов һәм Ләйсән Алмаева, диелә хәбәрдә.

Фото: © «Арча хәбәрләре»

news_right_1
news_right_2
news_bot