news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчаның 3нче мәктәбендә Россиядә Халыклар бердәмлеге елын ачтылар

Арчаның 3нче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә тантаналы рәвештә Халыклар бердәмлеге елын ачтылар. Укучылар, төрле телләрдә чыгыш ясап, күпмилләтле дуслык мохитен күрсәтте, дип яза «Арча хәбәрләре» газетасы.

Әлеге мәктәптә төрле милләт балалары укый, аралаша һәм уртак кыйммәтләр нигезендә тәрбияләнә.

Быел мәктәп коллективы Халыклар бердәмлеге елын ачу уңаеннан эчтәлекле мәдәни чара оештырды. Укучылар чуваш, удмурт, татар, рус һәм инглиз телләрендә җырлар башкарды. Шулай ук Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстанның дәүләт гимннары яңгырады. Әлеге чыгышлар балаларның төрле мәдәниятләргә ихтирамын һәм телләргә кызыксынуын ачык күрсәтте.

Чараның төп асылы – милли үзенчәлекләрне саклау белән беррәттән, уртак максатлар нигезендә бердәм булып яшәү. Мәктәптә укучы балаларның төрле милләттән булуына карамастан, алар дус-тату мохиттә белем ала, уртак проектларда катнаша һәм бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot