Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арчадан чираттагы гуманитар колонна махсус операция зонасына кузгалды
Район халкы гуманитар ярдәмне изге теләкләрен теләп озатты.
Бүген Арча үзәгеннән чираттагы гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына кузгалды. Район халкы кыска вакыт эчендә солдатларга кирәкле барлык әйберләрне әзерләгән — медикаментлар һәм азык-төлектән алып, транспорт һәм мунчага кадәр.
Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов үзенең чыгышында һәр посылканың матди ярдәм генә түгел, ә сугышчыларның ялгыз түгеллеген, туган якта көтүләрен күрсәтүче әһәмиятле эш булуын билгеләп узды.
«Бүген юлга ун машина кузгала, алар эчендә тагын алты машина бар. Шулай ук, ике мунча алып барабыз. Гуманитар ярдәм кыска вакыт, ай ярым эчендә җыелды. Бу безнең район халкының бердәм, ярдәмчел һәм бүгенге вазгыятькә битараф булмауларын күрсәтә. Рәхмәт сүзләрен берәүне дә аерып әйтәсе килми, чөнки бу күмәк көч. Әлеге ярдәмне оештыруда кечкенә балалардан алып өлкән буын вәкилләренә кадәр катнашты, берәү дә читтә калмады. Кемдер коры ашлар әзерләде, кайберәүләр бакчадагы уңышыннан өлеш чыгарып тозлаган яшелчәләр китерде, акчалата ярдәм итүчеләр бихисап күп булды. Оешма, предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр һәрдаим финанс яктан ярдәм кулы сузалар. Волонтерларыбыз һәрвакыт солдат егетләребез белән элемтәдә, егетләр сораган бар әйберләрне исәпкә алып атна саен посылка әзерлиләр»,- диде район башлыгы.

Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, балалар бакчасына йөрүчеләр һәм мәктәп укучылары солдат абыйларына 2600 хат әзерләгән.
«Бу изге эштә балаларның катнашуы аеруча куанычлы. Димәк, без аларга дөрес тәрбия бирәбез. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүнең мөһимлеген аңлый. Тиз арада сугышлар бетеп, батыр ир-егетләребез җиңү белән исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар»,- диде ул.

Гуманитар колоннаны озату чарасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Бохараев катнашты.
«Бүгенге чара барыбыз өчен дә бик әһәмиятле, гуманитар ярдәмне җибәрү солдат егетләребезгә безнең алар белән бергә булуыбыз, аларга терәк булуыбыз хакында сөйли. Әлеге ярдәм егетләребезгә барып ирешсен һәм аларның күңелләрен җылытсын», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз