news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчадагы «Дини йола» үзәгенә беренче нигез ташы салынды

«Дини йола» үзәгендә мөселман балалар бакчасы булачак.

Арчадагы «Дини йола» үзәгенә беренче нигез ташы салынды

Арчаның Үзәк мәчете каршында «Дини йола» үзәге төзелеше башланып китте. Бүген аның нигезенә беренче таш салынды. Чарада Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты. Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин чараны Коръән укудан башлады.

Арча мөхтәсибәте тарафыннан балаларны дини кануннар нигезендә тәрбияләү буенча зур эшләр алып барыла. Төзелеп килүче үзәктә дини юнәлештәге мөселман балалар бакчасы булуы планлаштырыла. Әлеге бакчаның эшчәнлеге гадәти бакчадан хәләл ризык булуы, балаларга дини-әхлакый тәрбия бирелүе белән аерылып торачак.

«Дини йола» үзәге шулай ук мөһим эшчәнлекләрнең берсен-шәригать кануннарына туры китереп мәрхүмнәрне соңгы юлга озатуны да башкарачак. Анда мәрхүмнәрне юу, кәфенлеккә төрү, җеназа намазы укып озату мөмкинлекләре тудырылачак.



Арча мөхтәсибәте республикабызда 92 мәчете булган иң зур мөхтәсибәт булып тора. Мөхтәсибәттә 88 имам һәм 140 укытучы Ислам нигезләрен укыта. Район күләмендә алганда, мәчет каршындагы курсларда белем алучыларның гомуми саны 1 300 кеше. Узган ел, биредә Г.Тукай исемендә рухи-мәгърифәт үзәге ачылды һәм үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Аңа 150 шәкерт кабул ителде. Шулай ук Коръәни Кәрим ятлау бүлеге эшләп килә. Үзәктә никах, исем кушу мәҗлесләре үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100