Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миллион сум алимент бурычы өчен, Арчада яшәүче хатынга суд карары чыгардылар
Арча районы прокуратурасы 35 яшьлек хатынга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны балаларга алимент түләмәүдә гаепле дип тапкан. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Судта ачыкланганча, 2016 елның май аеннан бу хатын балигъ булмаган ике баланы тәрбияләүгә алимент түләргә тиеш булган. Әмма ул нигезле сәбәпләрсез алимент түләүдән кача, моның өчен аңа 100 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә административ җәза бирелә. Гаепләнүчене ана хокукыннан мәхрүм итсәләр дә, ул үзенә тиешле нәтиҗә ясамаган.
Аның алимент буенча гомуми бурыч 1 млн сумнан артып киткән.
Суд хатынны гаепле дип тапкан һәм җиде ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән. Аның хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотылып калыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз