news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада яшәүче 60 яшьлек Хәмзә Мусин махсус операция зонасына китте

Арчада яшәүче 60 яшьлек Хәмзә Мусин махсус операция зонасына китте
Фотоны Гөлсинә Зәкиева тәкъдим итте.

Татарстанның Арча районы Чулпан авылында яшәүче Хәмзә Мусин махсус хәрби операция зонасына китте. 60 яшьтә булуына карамастан, ир-ат инде күптән, аның үзенең сүзләре буенча, якташларына Туган илне якларга ярдәм итү өчен махсус хәрби операциягә китәргә планлаштырган. Әмма Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүгә ул күптән түгел генә ирешә алган, хәрби операция зонасына 16 августта киткән.

«Октябрьдә миңа 60 яшь тула. Мин инде күптәннән махсус хәрби операция зонасына барырга теләк белдерәм. Менә, үз дигәнемә ирештем. Мин Россиядә яшим. Аның язмышына ничек битараф кала алам ди? Шул сәбәпле барам да. Акча да артык булмас», - дип сөйләде ул. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Хәмзәнең туганнары аның контракт төзүенә каршы килмәгән. Мин сүзләрем һәм гамәлләрем өчен үзем җавап бирергә сәләтле, ә якыннарыма аларны кабул итәргә генә кала, дип билгеләп үтте шул ук вакытта Мусин. Яшь чагында ул армиядә хезмәт иткән, кулында корал тотканы бар. Көч-куәте булганда, Туган илне якларга барырга тели. Хатыны Әлфинур (үзе тумышы белән Донецкидан) иренең бу гамәлен югары бәяләгән.

«Ул бит ир кеше. Ир-атлар якламаса, кем яклар соң туган илне. Исән-сау булсын. Мин үзем Донецкидан. Бөтен туганнарым атыш вакытында һәлак булды. Ә мин исә әти-әниемнең туган ягына кайттым. Алар Балык Бистәсе районыннан иде. Өйләнешкәннән соң киткәннәр. Әти шахтада эшләгән. Гади эшче гаиләдән. Шунда төпләнгәннәр дә. Мин шунда тудым һәм үстем. Анда нинди вәзгыять икәнен яхшы беләм», - диде ул.

Хәмзә Мусин кечкенәдән намаз укый. Бу аңа махсус хәрби операция зонасында да ярдәм итәр, дип өметләнә: «Аллаһ исән-сау булып, җиңү белән әйләнеп кайтырга насыйп итсен», - ди ул.

Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев, үз чиратында, хәрбинең гаиләсенә булышырга вәгъдә итте: утын һәм башка кирәк-яраклар белән. «Теләсә-кайсы үтенеч белән миңа мөрәҗәгать итегез. Без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», - дип ышандырды ул.

1 августтан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүче гражданнарга 1,7 миллион сумга якын акча бирелә. Түләүләр күләмен арттыру Россия Президентының күрсәтелгән чорда махсус операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләргә элеккеге 195 мең сум урынына 400 мең сум күләмендәге федераль түләү турындагы яңа указы белән бәйле.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Гөлсинә Зәкиева катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100