news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр

Чарада махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан егетләр катнашты.

Арчада хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр
Фото: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

«Арча» спорт комплексында «Арча батырларын данлый» дип аталган алдынгылар слеты узды. Бүләкләү тантанасына төрле тармакта фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп эшләүче алдынгылар җыелды.

Хезмәт алдынгыларын Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов бүләкләде.

Арча райкомының 1нче секретаре Дамир Каюмов, районның шәрәфле шәхесе, озак еллар җитәкче вазыйфаларда эшләгән Вәгыйз Минһаҗев, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе Рәисе киңәшчесе Алмас Нәзиров изге теләкләрен җиткерделәр.

«Без иң зур авыл хуҗалыгы районнарының берсе. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә булган уңышларыбыз шактый. Икмәк, сөт җитештерү буенча без алдынгылар рәтендә. Бүген һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Безнең районыбыз зур эзле, киң тарихлы. Район данын бер генә кеше күтәрә алмый, бердәм хезмәт иткәндә генә уңышлар яулана. Арчабыз көннән-көн үсә, чөнки халкыбыз тырыш. Быел Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы исеменә лаек булдык»,- диде район башлыгы Илшат Нуриев.

Чарада махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан егетләр катнашты. Илшат Нуриев үз чыгышында аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Яу кырында безнең илебез халкының тынычлыгын саклап, үз гомерләрен кызганмаучы батыр ир-егетләребезгә рәхмәт. Аларга бер генә теләк, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Үзегезне саклагыз!»- диде ул.

Слетта дәүләт бүләгенә лаек булучылар, алдынгы оешма һәм хуҗалык җитәкчеләре, «Иң яхшы комбайнчы-2023» район конкурсында җиңүче кыр батырлары, азык әзерләүче комбайнчылар, механизаторлар, терлекчелек өлкәсендә хезмәт куючылар бүләкләнде.

«Бүген Арчада чын хезмәт бәйрәме. Әдәбиятле, мәдәниятле, сәнгатьле һәм тырыш халык яши монда. Мин 26 ел Арча районын җитәкләдем, сезнең белән эшли алуыма мин бәхетле. Арча районы лидер булды һәм лидер булып кала бирә. Киләчәктә дә югары уңышларга ирешеп, яңадан хезмәт уңышлары яулап яшәргә һәм эшләргә язсын»,- диде Алмас Нәзиров.

Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100