news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр

Арчада хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр
Ләйлә Хәкимова

Бүген Арча район Мәдәният йортында “Арча батырларын данлый” дип исемләнгән алдынгылар слеты узды. Хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән алдынгыларны Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев котлады.

Бәйрәм озак еллар үзләренең хезмәтләренә тугры калып, район киләчәгенә зур өлеш керткән ветераннарны бүләкләүдән башланды.

Тантаналы чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин катнашты. Үзенең чыгышында Илдар Гыйльметдинов бүләк ияләрен котлады.

“Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исемгә “Ак Барс” агрокомплексы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә хезмәт итүче Яхия Габидуллин лаек булды.

“Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем Альберт Хәкимовка бирелде.

“Дорожный сервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директор урынбасары Хәбир Котдусов “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем иясе булды.

Сәхнәдә “Иң яхшы комбайнчы-2022” республика һәм район конкурсында җиңүчеләр, 2022 елда бөртеклеләрдән иң югары уңыш җыеп алган хуҗалык җитәкчеләре, алдынгы механизаторлар, сыер савучылар, бозау караучылар, авыл хуҗалыгы өлкәсендә ел әйләнәсе яхшы хезмәт нәтиҗәләре күрсәткән белгечләр, ферма мөдирләре, мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары бүләкләнде.

Хезмәт алдынгыларын бүләкләдә Казан шәһәр филармониясе, район сәнгать осталары чыгышлары булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100