news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада махсус операциядә һәлак булган хәрби Нәсим Габидуллин истәлегенә ярышлар узды

Арчада махсус операциядә һәлак булган хәрби Нәсим Габидуллин истәлегенә ярышлар узды
Фото: «Арча хәбәрләре»

Арча шәһәрендә махсус операциядә батырларча һәлак булган хәрби, көрәш буенча спорт остасы Нәсим Габидуллин истәлегенә багышланган көрәш ярышлары узды. Бәйгедә Арча, Балтач, Саба, Биектау, Питрәч, Кукмара районнарыннан көрәшчеләр бил алышты. Бу хакта «Арча хәбәрләре» яза.

«Ярышларны ачу тантанасында Арча районы җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, Арча районы көрәш федерациясе җитәкчесе Ринат Алеев, Нәсим Габидуллинның әти-әнисе Наил һәм Гөлүсә Габидуллиннар һәм хәрбинең көрәштәш дуслары катнашты.

Һәр җиңүчегә медаль, грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Беренче урын яулаган тугыз көрәшче арасында лотерея белән телевизор уйнатылды. Бүләккә Саба егете Илшат Илбраһимов лаек булды», – диелә хәбәрдә.

Җиңүчеләр исемлеге:

55 кг үлчәү авырлыгы:

I урын: Лывин Ярослав (Питрәч)

II урын: Миңнуллин Шамил (Арча)

III урын: Хәйруллин Айдар (Арча)

III урын: Амячкин Алмаз (Биектау)

60 кг үлчәү авырлыгы:

I урын: Мөхетдинов Әнгам (Арча)

II урын: Әхмәтов Вәкил (Арча)

III урын: Сабирҗанов Рүзәл (Кукмара)

III урын: Сөнгатуллин Инсаф (Питрәч)

65 кг үлчәү авырлыгы:

I урын: Нуриев Марат (Арча)

II урын: Галләмов Данил (Арча)

III урын: Азамов Азат (Арча)

III урын: Мамадзодо Абубакар (Арча)

70 кг үлчәү авырлыгы:

I урын: Романов Роман (Арча)

II урын: Хәбибуллин Ранил (Арча)

III урын: Гайнетдинов Илназ (Биектау)

III урын: Әхмәтҗанов Рузил (Арча)

75 кг үлчәү авырлыгы:

I урын: Мөхәммәтзҗанов Альмир (Арча)

II урын: Ахмадуллин Рамил (Арча)

III урын: Мирзакасимов Жасурбек (Арча)

III урын: Галиәкбәров Нияз (Арча)

80 кг үлчәү авырлыгы:

I урын: Сөләйманов Ислам (Арча)

II урын: Әхмәдиев Данир (Арча)

III урын: Гобәйдуллин Айзат (Арча)

85 кг үлчәү авырлыгы:

I урын: Искәндәров Ислам

II урын: Сафиуллин Ильдар (Балтач)

III урын: Абдерәшитов Зайд (Арча)

90 кг үлчәү авырлыгы:

I урын: Галиев Раушан (Балтач)

II урын: Йосыпов Ильсаф (Арча)

III урын: Ситдиков Ислам (Арча)

100 кг үлчәү авырлыгы:

I урын: Ибраһимов Ильдар (Саба)

II урын: Хакимҗанов Ильяс (Биектау)

Командалар арасындагы нәтиҗәләр:

1. Тренер Фәнис Зарипов командасы

2. Тренер Илүс Аскаров командасы

3. Тренер Рәис Галиев командасы

news_right_1
news_right_2
news_bot