news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы»н ачып җибәрделәр

Арчада «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы»н ачып җибәрделәр
Фото: «Арча хәбәрләре»

2026 ел Татарстанда «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» дип игълан ителде. Арчада бу әһәмиятле елны район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Әллүки» балалар театр студиясе ачып җибәргән. Бу хакта «Арча хәбәрләре» газетасы хәбәр итте.

Яшь артистлар тамашачыларга күренекле драматург Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнеп куелган «Иптәш командир» спектаклен тәкъдим иткән. Спектакльдә батырлык, намус, җаваплылык, хезмәткә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр темасы күтәрелгән.

Батырлыкка һәм хезмәткә хөрмәт кечкенәдән тәрбияләнә. Нәкъ менә шундый елда яшь буынга, балаларыбызга аерым игътибар бирү аеруча әһәмиятле. Батырларның бөек мирасын саклау, аларның кыюлыгына һәм фидакарь хезмәтенә үрнәк итеп карау, тормышта әлеге кыйммәтләргә таянып яшәү – изге бурычыбыз, диелә хәбәрдә.

Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина «Әллүки» балалар театр студиясе җитәкчесенә, спектакльне сәхнәгә куючы режиссерларга һәм яшь артистларга рәхмәт җиткергән.

«Бу елның нәкъ менә шулай ачылуы чын мәгънәсендә могҗиза. Чын күңелдән сокланып утырдым. Татар телендә шул кадәр матур итеп чыгыш ясаучы, күңеле ватанпәрвәрлек хисе белән сугарылган балаларның бүгенгесе дә, киләчәге дә якты дигән сүз», – дигән ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot