news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада велоэкскурсиядә ике йөздән артык кеше катнашты

Арчада велоэкскурсиядә ике йөздән артык кеше катнашты

Арчада велоэкскурсия узды. Экскурсияне районның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды. Бүлектә хәбәр итүләренчә, чарада 200дән артык кеше катнашты.

Велоэкскурсиягә гаиләләре белән килүчеләр дә булды. Велосипедта йөрергә яратучылар өчен мондый төр чаралар Арчада еш үткәрелә, шуңа күрә катнашучыларның саны арта бара. Катнашучылар спорт белән генә шөгыльләнеп калмый, велоэкскурсия дәвамында Арчаның истәлекле урыннары белән дә таныша.

Велоэкскурсия Үзәк стадионда тәмамланды. Оештыручылар катнашучыларны коймак белән сыйлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot