news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада умартачылар семинарында тармакны үстерү буенча бурычлар куелды

Арчада умартачылар семинарында тармакны үстерү буенча бурычлар куелды
Фото: http://arskmedia.ru/

Арча районы умартачылары белән семинар-киңәшмә үткәрелде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашты. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында Ильяс Фәттахов яза.

Семинар-киңәшмә табигатьнең бик матур почмагында урнашкан Гали Мифтахов умарталыгында узды. Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов районда умартачылыкны үстерү буенча бурычлар куйды.

Белгечләр районда умартачылыкның торышы, авыруларга каршы көрәш, ветеринария таләпләре турында чыгыш ясады. Умартачылык продукциясеннән күргәзмә тәкъдим ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot