news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада «Тукай марафоны-2022» йөгерү ярышына старт бирелде 

Йөгерү марафоны шагыйрьнең тууына 136 ел тулуга багышлана. 

Арчада «Тукай марафоны-2022» йөгерү ярышына старт бирелде 
Ләйлә Хәкимова

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Арча районында бик күп чаралар үткәрелә. Шуларның берсе – «Тукай марафоны-2022» йөгерү ярышы. Оештыручылар әйтүенчә, Арчадан Яңа Кырлайга кадәр йөгереп, спорт сөючеләр ел да шулай шагыйрьгә булган мөнәсәбәтләрен исбатлый. Марафон шагыйрьнең исемен һәм иҗатын мәңгеләштерү, яшь буынга җиткерү максатында уза. 

Арча районы Башкарма комитетының Яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге хәбәр итүенчә, марафонда Арча, Саба, Кукмара, Балтач, Әтнә районнарыннан һәм Казаннан йөгерешчеләр катнаша. Мәктәп яшендәге балалар һәм яшүсмерләр 11 км, олы яшьтәгеләр 24 км араны үтәчәк. Марафонда 15 яшькә кадәрге спортчылардан башлап, 50 яшьлек һәм өлкәнрәк йөгерешчеләр катнаша. 

Йөгерү марафоны Арча Мәдәният йорты каршыннан башланып китте. Старт бирелер алдыннан спортчыларны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина сәламләде. Финиш Яңа Кырлайда Габдулла Тукай музей-комплексы каршында була. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга грамоталар, медальләр, истәлекле бүләкләр Г. Тукай һәйкәле каршында тантаналы шартларда тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100