news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада традицион «ТатАРЧА боз» хоккей турниры тәмамланды

Арчада традицион «ТатАРЧА боз» хоккей турниры тәмамланды
Фото: «Арча хәбәрләре»

28-30 ноябрьдә «АРЧА АРЕНА» боз сараенда традицион «ТатАРЧА боз» турниры узды. Ярышлар катнашучылар һәм тамашачылар өчен чын мәгънәсендә спорт бәйрәменә әйләнде. Өч көн дәвамында яшь хоккейчылар осталыкларын гына түгел, җиңүгә омтылышларын да күрсәтте. Бу хакта «Арча хәбәрләре» газетасы хәбәр итә.

Турнирда алты команда көч сынашты: «Арча» (Арча), «Вятка» (Киров), «Олимпия» (Кирово-Чепецк), «Смена» (Казан), «Стрела» (Казан) һәм «Союз» (Киров).

Турнир нәтиҗәләре:

1 урын – «Арча» (Арча) командасы

2 урын – «Союз» (Киров) командасы

3 урын – «Стрела» (Казан) командасы

Номинацияләр:

Иң яхшы капкачы – Кәрим Нәбиуллин (№88), «Арча» (Арча)

Иң яхшы бомбардир – Даниил Немчанинов (№17), «Союз» (Киров)

Иң яхшы һөҗүмче – Александр Порядный (№89), «Смена» (Казан)

Иң яхшы сакчы – Денис Шустов (№5), «Олимпия» (Кирово-Чепецк)

Иң яхшы уенчы – Арсений Леушин (№81), «Вятка» (Киров)

Иң файдалы уенчы – Марк Королев (№13), «Стрела» (Казан)

news_right_1
news_right_2
news_bot