news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанованың юбилей кичәсе узды

Арчада Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанованың юбилей кичәсе узды
Ләйлә Хәкимова

Арча балалар сәнгать мәктәбендә татар шагыйре, популяр җыр текстлары aвторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанованың «Туган нигез! Таныйсыңмы мин балаңны?» дип исемләнгән юбилей кичәсе узды. Чараны Арча Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Тамырлары Курса Почмактан булган шагыйрәнең иҗат бәйрәмендә якташлары, авылдашлары һәм иҗат сөючеләр катнашты.

 

Фото: © Ләйлә Хәкимова

Тантаналы чараны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. «Мин якташыбыз Сания Әхмәтҗанованың иҗатына гашыйк, бүләк иткән китабы күңелемдә аерым урын алып тора. Без сезнең белән горурланабыз, тормыш юлыгызны матур һәм үрнәк булып үткән шәхес сез. Туган ягыбыз, әти-әни, мәхәббәт, тормыш турында язылган шигырьләрегез күңелгә үтеп керә. Уңышлар телибез сезгә, безне иҗатыгыз белән алга таба да сөендереп торыгыз», - диде ул.

  • Сания Әхмәтҗанованың тормышы Арча педагогия көллияте белән бәйле. Көллиятне, Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлеген тәмамлап, ул хезмәт юлын укытучы булып башлый. 

 

Фото: © Ләйлә Хәкимова

«Безнең көллияттә сезнең кебек данлыклы шәхеснең исеме булуы белән без горурланабыз. Сезнең иҗатыгызны күзәтеп киләбез, студентларга да җиткерәбез. Алар сезнең шигырьләрне сөйләп, җырларыгызны башкарып төрле конкурсларда катнашалар.Сез  – укытучы гына түгел, чын иҗат кешесе. Туры сүзле, шул ук вакытта гади һәм тыйнак сез. Иҗатыгызда тормышта булган вакыйгалар урын ала, шуңа күрә сез халыкка якын», - диде Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова.

Үзенең чыгышында Татарстанның атказанган укытучысы Шәфигулла Гарипов Арча турында иң күп шигырьләр иҗат итүче шагыйрь Сания Юныс кызы булуын билгеләп узды. «Көн кадагында нинди вакыйга бар шуның хакта төгәл итеп яза. Узган тарихны да бик җентекләп, тирәнтен өйрәнүче шәхес ул. Шигырь иҗат иткәндә күпме тарих битләрен карарга, борынгы шәхесләрне өйрәнергә кирәк. Аны бары тик булдыклы Арча кызы Сания генә булдыра ала», - диде ул.

 

Фото: © Ләйлә Хәкимова

Юбилярның авылдашлары да чыгыш ясады. Курса Почмак мәктәбе директоры Нурзилә Сабирҗанова, авыл китапханәсе мөдире Вәсилә Мотыйгуллина, авыл мәдәният йорты җитәкчесе Сәрия Фәсхиева изге теләкләрен ирештерделәр. Курса-Почмактан «Чишмә» вокаль ансамбле «Күңел таҗым - Курса Почмагым» җырын башкардылар.

Юбилярны Арча педагогия көллиятендә укыган төркемдәшләре, Казан артының җиде районыннан язучы каләм әһелләре тупланган «Ызандашлар» төркеме һәм Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Каурый каләм» иҗат берләшмәсе әгъзалары да котлады.

 

Фото: © Ләйлә Хәкимова

Чара Сания Әхмәтҗанова иҗат иткән җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды.

«Бер айдан «Күчеш дәвере» дигән яңа китабым чыгачак», – дип уртаклашты шагыйрә бәйрәмне йомгаклап. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100