news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров Фатих Сибагатуллин турында: Арабыздан иртә китүе зур югалту булды

Туган авылында сәясәтче Фатих Сибагатуллинны искә алдылар.

Марат Җәббаров Фатих Сибагатуллин турында: Арабыздан иртә китүе зур югалту булды
Фото: © Ләйлә Хәкимова / "Татар-информ"

Бүген Апаз авылында Арча районының Шәрәфле гражданины, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ветеринария фәннәре докторы, Россия Дәүләт Думасының депутаты, күп санлы фәнни хезмәтләр һәм китаплар авторы, легендар шәхес Фатих Сәүбән улы Сибагатуллин каберенә һәйкәл куелды.

Чарада республика җитәкчеләре, Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы депутатлары, район башлыклары, авыл халкы, Фатих Сибагатуллинның гаиләсе катнашты.

«Фатих Сәүбәнович белән без авылдашлар, аралашып яшәдек. Бүген республикабыз, районыбыз, авылыбызның күренекле шәхесен искә алабыз. Ул халкыбыз, милләтебез өчен бик күп эшләр башкарган бөек кеше. Тормыш юлын төрлечә үтеп була, Фатих Сәүбәновичның тормышы, хезмәт юлы күпләр өчен үрнәк булырлык», - диде Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев.

Фатих Сәүбәновичның тормыш иптәше Рәдифә Сибагатуллина искә алу чарасына җыелган һәркемгә рәхмәтен җиткерде.

«Әлеге һәйкәл Мәскәүдә республикабыз җитәкчеләре ярдәме белән эшләнде. Тормыш иптәшемнең исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллинга рәхмәт. Фатих Сәүбәнович һәрвакыт безнең күңелләрдә яшәр, аның хезмәтен балалары лаеклы дәвам итәр», - диде.

Арча имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин Фатих Сибагатуллинның рухы тыныч булуын, укыган догаларның аңа барып ирешүен теләде.

Сәясәтчене бер минутлык тынлык белән искә алдылар, аның хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

Рәсми чыгышлардан соң, искә алу чарасы Апаз мәдәният йортында «Җир йөзендә кылынган игелек җир йөзендә кала» дип исемләнгән кичә белән дәвам итте. Сәхнәдән Фатих Сибагатуллинның тормыш, хезмәт юлы хакында истәлекләр яңгырады.

«Фатих Сәүбәнович хакында күп сөйләргә мөмкин. Олы йөрәкле, киң күңелле шәхес иде. Аның бөтен гомере, хезмәте халык белән узды. Аграр тармак үсеше өчен бик күп хезмәт итте. Тарих, милләт язмышы хакында фәнни китаплар язды. Экологик мәсьәләләрне хәл итүгә күп көч куйды. Аның планнары һәрвакыт зурдан булды, Рәсәй күләмендә эшләргә алына иде. Атчылык өлкәсен яратты. Ат чабышларын кызыксынып күзәтте, чабышларда һәрвакыт алгы рәттә утырыр иде. Аның арабыздан иртә китүе республикабыз өчен зур югалту булды», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Фатих Сибагатуллинның туган авылы өчен эшләгән изге гамәлләрен, башкарган эшләрен авылдашлары рәхмәт әйтеп искә алды.

«Авыл уртасындагы күпер Фатих Сәүбәнович ярдәме белән сафка басты, мәктәп төзелешенә дә зур өлеш кертте. Авыл башындагы зиратны койма белән әйләндертеп алуны оештырды, иман нуры иңдереп торган мәчетне дә ул төзетте», - диде Ринат Садыйков.

  • Фатих Сибагатуллин 1950 елда ТАССРның Арча районы Апаз авылында туа. Казан ветеринария институтын, Саратов югары партия мәктәбе һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган.
  • 1990-1995 елларда республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын җитәкли, 1995-1996 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры була.
  • 1996 елдан 2007 елга кадәр Нурлат районы җитәкчесе булып эшли, 2007 елның декабрендә V чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлана. Ул алтынчы (2011 елдан) һәм җиденче чакырылыш (2016 елдан) РФ Дәүләт Думасы составына керә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100