news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән очрашу булды

Арча районы Шушмабаш авылы мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән очрашу уздырдылар. Очрашу балаларга туган телебезнең, китапның кадерен, аларның кеше тормышындагы әһәмиятен тагын да ныграк төшендерү өчен үткәрелде, диелә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Тезим әле Шигырь-гәрәбәмне» дип исемләнгән Шигырь кичәсен китапханәче Чулпан Зарипова, мәдәният йорты директоры Динар Бариев, сәнгать җитәкчесе Эльвира Бариева бергәләп оештырды.

«Кичәдә балалар укуында Сания Әхмәтҗанованың шигырьләре, өлкәннәр башкаруында популяр җырлары яңгырады, укучылар шагыйрә апалары белән якыннан да аралашты. Очрашу һәркемдә бик җылы тәэсир калдырды», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot