news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада районның шәрәфле гражданнарына Мактау тактасы ачылды

«Мактау тактасында гади хезмәт кешеләре булсын иде», - Марат Әхмәтов.

Арчада районның шәрәфле гражданнарына Мактау тактасы ачылды
Фото: Ләйлә Хәкимова

Бүген Арчаның хакимият бинасы каршында районның шәрәфле гражданнарына Мактау тактасы ачылды. Бәйрәмдә районның шәрәфле шәхесләре, республика җитәкчеләре, мәктәп укучылары катнашты.

Чара район һәм дәүләт әләмнәрен күтәрү белән башланып китте. Әләмнәрне Арчаның 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, көрәш буенча Россия чемпионы Данил Гәлләмов, тег регби спорт төре буенча Россия чемпионнары командасы капитаны Сәмир Ахунов һәм 2 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе укучысы, олимпиадаларда җиңүче уку алдынгысы Ралинә Әхмәтгалимова күтәрде.

«Әлеге тантанага яшь буынны чакырдык, чөнки алар үрнәк шәхесләрне белеп үсәргә тиеш. Кеше үз милләтенең тарихын, аның бөтендөнья казанышларында тоткан урынын, данлыклы шәхесләренең исемен белсә генә уңышка ирешә ала. Шәрәфле шәхесләрнең хезмәтләре белән илебез, республикабыз, районыбыз алга бара», - диде үзенең чыгышында Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев.

Чарада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Ул Мактау тактасында гади хезмәт кешеләрен күрергә теләвен әйтте.

«Мактау тактасында буш урыннар бар, аларда күбрәк гади хезмәт кешеләренең сурәтләре булсын иде. Без күбрәк түрәләргә, дәүләт эшлеклеләренә игътибар бирәбез. Без ул вазифаны хезмәт урыныбыз шундый булганга башкарырга тиешбез. Үзенең хезмәтен фидакарьләрчә яратып, туган җирендә эшләүчеләрне зурласак иде», - диде ул.

«Минем кече Ватаным – Арча. Биредә мин балалар бакчасына йөрдем, белем алдым, һөнәр үзләштердем. Үземне Арча егете, дип саныйм», - диде Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты җитәкчесе Рафис Борһанов.

Бәйрәм Арча районы Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без!» концерт программасы белән үрелеп барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100