news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада «Пошалым чаналары-2024» фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген җиңүчеләр «Пирамида» концертлар залында узачак гала-концертта чыгыш ясаячак.

Арчада «Пошалым чаналары-2024» фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр
Фото: © "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова

«Пошалым чаналары» бәйгесенең сайлап алу туры Арча районының Урта Пошалым авылында узды. Сайлап алу этабыннан узган катнашучылар Арча район Мәдәният йортында чыгыш ясадылар, бүләкләр алдылар. Бүген фестивальнең гала-концерты Казанда, «Пирамида» концертлар залында узачак.

Бәйгенең идея авторы һәм оештыручысы - Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров. Халык һөнәрчелеге белән татар җырын берләштергән әлеге бәйге 2004 елдан бирле уза. Быел фестивальдә Арча районыннан гына түгел, күрше Балтач, Әтнә районы талантлары да катнашты.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, катнашучыларга өч төрле чыгыш әзерләү соралган – үз туган төбәкләренә багышланган авыл яки район турындагы җырны, ретро җыр һәм бүгенге заман эстрадасы җырларын башкару.

Катнашучыларның чыгышларын Татарстанның халык артистлары Резеда Галимова, Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов, Люция Мусина, күп җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вазыйх Ватыйхов бәяләде.

«Пошалым чаналары-2024» җыр фестивалендә жюри тарафыннан сайлап алынган 3 лауреат, 7 дипломант, «Тамашачы мәхәббәте» һәм «Туган як җырчысы» номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде.

1 нче дәрәҗә лауреат - Рәсүл Фәйзрахманов (Арча), 2 нче дәрәҗә лауреат - Булат Галиев (Арча районы, Яңа Кенәр авылы), 3 нче дәрәҗә лауреат - Инсаф Гаптелбаров (Арча).

«Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә бертуган Илһам һәм Шәүкәт Вәлишиннар җиңү яулады. Туган як җырчылары булып Арчадан Халидә Вафина, Балтачтан Фирүзә Камалова, Әтнәдән Зөлфия Корбанова танылды.

Дипломантлар: Илзирә Сираҗиева (Арча), Илһам Хәйруллин (Балтач), Самат Назимуллин (Арча), Айсылу Кәримова (Балтач), Аделина Шакирова (Арча), Рәмзия Гайфуллина (Арча), Рәсимә Нигьмәтуллина (Арча).

Катнашучыларның барысына да бүләккә Урта Пошалым авылы остасы Рәдиф Нигъмәтуллин ясаган чаналар тапшырылды. Әлеге чаналарның 20се Казан тамашачысы арасында лотереяга уйнатылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100