news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада педагогика көллиятендә капиталь ремонт башланды

Арчада Галактионов урамында урнашкан Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллиятенә капиталь ремонт башланды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Объект «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль программасына кертелгән.

Ремонт эшләре кысаларында 1650 кв. м мәйданны биләгән дүрт катлы бинада бизәү, инженерлык челтәрләрен, тәрәзәләрне, ишекләрне һәм керү урыннан алыштыру каралган. Шулай ук суны чистарту, гидроизоляцияне ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Финанслау 59,7 млн сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot