news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада музей директорын хезмәткәрләрнең премияләрен үзенә алган өчен эштән чыгардылар

Арча муниципаль районында музей директорын хезмәткәрләрнең премияләрен үзенә алган өчен эштән чыгардылар.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 2025 елның мартыннан декабренә кадәр директор квартал саен хезмәткәрләргә премияләр күчергән, ә аннары акчаның бер өлешен үзенә алган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура ышанычны югалту сәбәпле директорны эштән азат итү турындагы таләпне тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot