news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада «Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз» бәйгесенә йомгак ясалды

Арчада «Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз» бәйгесенә йомгак ясалды
Ләйлә Хәкимова

Бүген Арча районы Мәдәният йортында «Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз» бәйгесенең йомгаклау чарасы узды. Бәйге Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе, Арча район Мәдәният йорты һәм Арча мөхтәсибәте белән берлектә оештырылган. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелде. 

Бәйгенең сайлап алу туры 5-19 май аралыгында онлайн форматта узган. Жюри составында Арча районы имам-мөхтәсибе Эмир хәзрәт Миңнемуллин, «Җидегән чишмә» Арча халык театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Шакирова, “Арча хәбәрләре” газетасы журналисты Гөлсинә Зәкиева булды. 

Оештыручылар әйтүенчә, бәйгегә 87 эш килгән. Арча, Әтнә, Мамадыш, Кукмара, Саба, Балтач, Яшел Үзән, Югары Ослан, Биектау районнарыннан һәм Казан шәһәре белән Башкортстаннан да катнашучылар булган. 

“Һәрбер катнашучы игътибарга лаек, жюри составына җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады. Алар мөнәҗәтчеләрнең башкару осталыгына, эчтәлекне ачып бирә белүгә, ачык һәм аһәңле яңгырашка, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итте”, - ди оештыручылар. 
Тантаналы чарада Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев катнашты. 

7-12 яшьлекләр арасында беренче урынны Арча районы Шекә авылыннан Иркә Абдуллина яулады. 25-40 яшьлекләр арасында беренче урынга Арчадан Рилә Абдрахманова лаек булды. 40-60 яшьлекләр арасында Әтнәдән Гөлүзә Сираҗиева, 60 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар арасында Рая Фәтхуллина беренчелекне алды.

“Күмәк башкару” номинациясендә беренче урынны Казан шәһәре Тимеръюлчылар мәдәният йорты каршында эшләп килүче Зиләйлүк халык вокаль студиясенең "Энҗе бөртекләре" ансамбле, икенче урынны Балалар филармониясе ансамбле, өченче урынны Мамадыш районы Кече Кирмән авылының “Җәүһәрләр” ансамбле яулады. “Иң өлкән катнашучы” номинациясендә Кукмара районы Арпаяз авылыннан 92 яшьлек Бибирауза Габдрахманова бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100