Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арчада милли аяк киеме – читеккә багышланган фестиваль узды
«Арча читекләре» этно-фестивале өченче тапкыр үткәрелә.
Бүген Арча Үзәк стадионында Республикакүләм «Арча читекләре» этно-фестивале узды. Фестиваль үзенең башлангычын Кылачы авылында ала, 2024 елда ул район күләмендә генә үткәрелсә, быел республика күләмендә узды.
Фестивальнең Кылачы авылыннан башланып китүе юкка түгел, тарихы шул якка барып тоташа. Кылачы авылы – милли аяк киемнәре берләшмәсенең чишмә башы. Биредә яшәүче авыл кешеләре күнне бизәкләп эшләү технологиясен беренчеләрдән булып җәелдереп җибәргән халык.

1885 елда Рамазан һәм Вәли Гайнуллиннар эш эзләп Казанга юл алалар, читекләр тегү белән шөгыльләнүче Солтан байга ялланалар, бу һөнәргә өйрәнәләр. Ике ел эчендә милли аяк киемнәре җитештерүне тулысынча үзләштерәләр, авылга кайталар. Башка егетләргә дә шунда эшкә урнашырга ярдәм итәләр. 1925 елга кадәр Кылачының дистәләгән кешесе Казанда милли аяк киемнәре җитештерүдә эшли.
1972 елда Арчада «Милли аяк киемнәре җитештерү» берләшмәсе төзелә. 70 нче еллар ахырында, филиалларны да кертеп, берләшмәдә 1200 кеше хезмәт куя. Милли аяк киемнәре берләшмәсенең даны еракларга тарала.
«Фестиваль тарихыбызны онытырга юл куймыйча, бай мирасны саклап калырга, яшь буынга җиткерергә тырышу максатыннан оештырыла. Ул онытыла барган борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне, халык җыр-биюләрен үстерү, шулай ук читек чигү осталарын, һөнәрчеләрне барлау, күн кәсепчелеген, татар халкының милли аяк киеме-читекне популярлаштыруны күз алдында тота», – диде Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов.
Фестивальдә Арча, Әлмәт, Алексеевск, Әтнә, Биектау, Балтач, Сарман, Кукмара, Кама Тамагы, Казан шәһәреннән килгән иҗат коллективлары катнашты. Алар «Вокал», «Инструменталь башкару», «Хореография», «Фольклор-этнографик күренеш» номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Катнашучыларны Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина сәламләде.

«Арчаны читексез күз алдына китереп булмый. Читекнең гасырлык тарихы бар һәм ул районыбыз белән бәйле. Милли аяк киеме фабрикасында хезмәт куйган өлкәннәр бүген безнең фестивальдә, аларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Фестивальдә чыгыш ясаучы иҗат коллективларына да бик зур рәхмәт. Әлеге фестиваль дәвамлы булсын һәм киләчәктә без аны тагын да югарырак дәрәҗәдә үстерергә телибез», – диде район башлыгы.
Фестивальгә килүчеләр читек тарихын чагылдырган күргәзмә, күн мозаикасы, читек чигүгә багышланган «Казан җөе» осталык дәресе, «Татар бизәкләре» лабораториясендә катнашкан проектларның күргәзмә-перезентациясе, Арча милли аяк киеме җитештерү берләшмәсе эшләреннән торган күргәзмә белән таныша алдылар. «Казан җөе» фильмыннан өзекләр карадылар. Кече мәйданда район һөнәрчеләренең кул эшләнмәләреннән торган сату нокталары эшләде.

Фестиваль кысаларында «Читегемне күрегез!» кул эшләреннән торган бәйге үткәрелде. Катнашучылар, иҗат коллективлары үз фантазияләренә таянып читек эшләп алып килделәр. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз