news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең якыннарын хөрмәтләделәр

Бәйрәм концертына 240тан артык хатын-кыз җыелды.

Арчада махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең якыннарын хөрмәтләделәр
Фото: Ләйлә Хәкимова

Арчада махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең әниләрен, тормыш иптәшләрен Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Тантаналы чара Арча районы Мәдәният йортында узды.

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев залда утыручы ханымнарны бәйрәм белән котлап, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Безнең тормышыбыз һәрвакыт хатын-кызлар белән бәйле. Алар безгә тормыш бүләк итәләр, без аларга гашыйк булып тормыш корабыз, балалар үстерәбез. Гаилә учагын саклаучылар да сез. Махсус хәрби операциядә булган егетләребезнең иң газиз кешеләре, өзелеп көтүчеләре дә сез. Барыгызга да зур рәхмәтләремне җиткерәм. Сез үстергән батыр уллар белән без горурланабыз, алар намус белән хәрби бурычларын үтиләр»,- диде ул.

Район башлыгы үзенең чыгышында хәрбиләргә, аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтелүен билгеләп узды.

«Арча төбәге зур, эзле район. Илдә барган вазгыять бердәмлекнең мөһим булуын тагын бер искәртте. Гуманитар ярдәм буенча актив эш алып барыла. Безнең районнан егетләргә 30дан артык мунча, 200 тонна груз җибәрелде. Мин махсус хәрби операция зонасына барып егетләр белән күрешеп, аралашып кайттым. Алар ашарга да, кияргә дә бар, ләкин якыннардан өй җылысы белән килгән әйберләрнең кадерле булуын әйтәләр. Алга таба да безнең ярдәмне тойсыннар, егетләребез туган якларыбызга исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Шушы залда алар белән бергә матур концертлар карарга язсын», - диде Илшат Нуриев.

«Хатын-кыз – ул бөек зат» дип исемләнгән бәйрәм концертына 240тан артык хатын-кыз җыелды. Алар өчен районның сәнгать осталары, иҗат коллективлары чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100