news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада машина йөртүчене икенче тапкыр исерек килеш тотканнар, машинасын тартып алганнар

Арча районында яшәүчене кабат әнисенең машинасы руле артында исерек килеш тотканнар.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, элек хөкем ителгән һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән татарстанлы янәдән исерек хәлдә руль артына утырган.

Судның беренчел карары нигезендә, автомобиль хуҗасына – машина йөртүченең әнисенә кире кайтарылырга тиеш була. Әмма прокуратура әлеге карар белән килешмәгән, эш яңадан каралган, һәм Mercedes-Benz автомобиле дәүләт файдасына конфискацияләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot