Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арчада мәктәп ярминкәсе һәм чәчәкләр фестивале узды
Арчаның Җиңү паркы янәшәсендә урнашкан төп сәүдә мәйданында мәктәп ярминкәсе һәм чәчәкләр фестивале оештырылды. Алар белән район башлыгы Алмаз Хисаметдинов та танышты, дип хәбәр итә «Арча хәбәрләре» газетасы.
Мәктәп коллективлары ярминкәгә үз куллары белән үстергән мул уңышны алып килгән. Сәүдә рәтләрендә яшелчәләр, җиләк-җимешләр һәм хуш исле үләннәр урын алган иде. Аларны балалар, укытучылар һәм әти-әниләр бергәләп мәктәп яны кишәрлекләрендә үстергән.
Традиция буенча мәктәп ярминкәсе белән бергә мәгариф оешмалары чәчәкләрдән күргәзмәләр дә әзерли. Быел чәчәкләр фестиваленә аерым мәгънә салынган иде. Ул Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына, район тарихына бәйләп оештырылган.
Экспозицияләр әлеге темалар чагылыш тапкан гөлбакчаларны хәтерләтә. Россия флагы төсләре, милләтләр бердәмлеге, әби-бабаларыбыздан калган сугыш кайтавазы, бүгенге хәрби батырлык һәм районыбыз гүзәллеге – барысын да төрледән төрле чәчәкләр ачып бирә.
Ел саен үткәрелә торган ярминкәне Арча халкы зур түземсезлек белән көтеп ала. Бу чара сәүдә итү урыны гына түгел, ә төрле буыннарны берләштерүче күркәм традиция булып тора. Ул шәһәр халкына күтәренке кәеф бүләк итә һәм җәйнең соңгы матур төсләрен күрергә мөмкинлек бирә, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз