news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада казан җөе белән чигү буенча осталык дәресе узды

Арчада казан җөе белән чигү буенча осталык дәресе узды
Фото: https://arskmedia.ru/

Арчаның икенче мәктәбендә «Татар күн мозаикасы: милли һөнәрне яңарту» проекты кысаларында ачык һавада казан җөе белән чигү буенча осталык дәресе узды. Бу хакта «Арча хәбәрләре» яза.

Анда район мәктәпләреннән килгән укучылар катнашты. Балалар татар халкының гамәли сәнгате белән танышып кына калмыйча, күн мозаикасының нечкәлекләрен дә үз куллары белән сынап карады. Остазлар катнашучыларга казан җөенең үзенчәлекләре, орнамент төзү алымнары һәм милли бизәкләрнең мәгънәсе турында сөйләде.

Чарага әти-әниләрнең дә кушылуы аңа аерым төсмер бирде. Күпләр өчен милли чигү техникасы белән беренче тапкыр танышу гаилә белән уртак иҗат мохитенә әверелде. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар мәдәни мираска кызыксынуны арттыра, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыта.

Проектның төп максаты — татар халкының онытыла барган декоратив-гамәли сәнгатен саклау һәм популярлаштыру. Милли кул эшләре традицияләре бүген мәдәни мирас өлеше генә түгел, ә яшьләрдә туган телгә, тарихка һәм халык иҗатына хөрмәт тәрбияләү чарасы да булып тора.

«Татар күн мозаикасы: милли һөнәрне яңарту» проекты Президент мәдәни инициативалар фонды һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot