Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Арчада «Каурый каләм» иҗат берләшмәсенең беренче җитәкчесе, укытучы Наҗия Саттарова вафат
Күренекле педагог, шагыйрә, Арча үзәк китапханәсе каршында эшләгән «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсенең беренче беренче җитәкчесе Наҗия Саттарова вафат булган, дип хәбәр итә «Арча хәбәрләре» газетасы.
Наҗия Хәбибрахман Саттарова 1935 елның 30 маенда Әтнә районы Бәрәскә авылында туган, Арча педагогия училищесында белем алган. Ул Арчаның 3 номерлы мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта, аннары Арча педагогия училищесында өстәмә белем бирә башлый.
Наҗия Саттарова – халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны, «Укытучы-методист» исеме иясе, дәреслекләр, методик әсбаплар авторы. «Совет мәктәбе» («Мәгариф») журналында дистәләгән фәнни мәкаләсе чыга.
Мәгариф эшчәнлегеннән тыш шигырьләр яза. «Чишмә», «Җиде юллар чатында», «Мәдхия», «Бар да үтә», «Ялгыз мосафир» китаплары авторы.
«Балалары, оныгы белән горурланып яшәде. Аралашырга бик җайлы кеше иде. Аны районда бар да хөрмәт итте. Кызы Роза ханымның, оныгы Олесяның, туганнары, якыннарының кайгыларын уртаклашабыз», – дип яза «Арча хәбәрләре».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз