news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада йөгерү буенча «Тукай марафоны» узды

Иң өлкән катнашучыга 86 яшь.

Арчада йөгерү буенча «Тукай марафоны» узды
Фото: Ләйлә Хәкимова

Арчада бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган традицион «Тукай марафоны» узды. Йөгерү ярышында барлыгы 200ләп катнашучы стартка чыкты. Катнашучылар арасында Балтач, Саба, Кукмара районнарыннан, Казан шәһәреннән һәм Марий-Эл республикасыннан килүчеләр дә бар.

Йөгерү марафонына старт Арча Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта бирелде. Катнашучыларны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов сәламләде, аларга уңышлар теләде.

Мәктәп яшендәге балалар һәм яшүсмерләр 7-11 км, олы яшьтәгеләр 24 км араны йөгерделәр. Марафонда йөгерүче иң өлкән катнашучыга 86 яшь. Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре, мәгариф отличнигы Ягъфәр Шәмиев районда узучы спорт чараларында актив катнаша, марафонда да ел саен йөгерә. Үзен яхшы хис итүне гел хәрәкәттә булудан күрә.

Финиш Яңа Кырлайда Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы каршында булды.

13-14 яшьлек егетләр 7 км йөгерделәр. Беренче урынны Арча районы Шушмабаш авылыннан Наил Хәлиуллин, икенче урынны Яңа Кенәрдән Рәйхан Хәбибуллин, өченче урынны Арчадан Әскәр Сәйфетдинов яулады. 13-14 яшьлек кызлар арасында беренче урынга Арчадан Зилә Нәбиуллина, икенче урынга Камилә Фатыйхова, өченче урынга Алия Нәбиуллина лаек булды.

15-17 яшьлек егет-кызлар 11 км дистанция йөгерделәр. Беренче урынны Сабадан Лев Изуланов, икенче урынны Данияр Башаров, өченче урынны Амиль Нәбиуллин алды. Кызлар арасында беренчелекне Сабадан Галия Шәрифуллина, икенче урынны Зилә Сабирова, өченче урынны Илсөя Мәҗитова яулады.

18-29 яшьлек ир-егетләрдән беренче урынга Руслан Хафизов, икенче урынга Булат Шәйхетдинов, өченче урынга Рүзәл Әхмәдиев лаек булды. 18-29 яшьлек кызлардан беренче булып финишка Арчадан Алия Диярова, икенче Альбина Фәйзуллина, өченче Гөлия Хәбибуллина килде.

30-39 яшьлек ир-атлар арасында беренче урынны Кукмарадан Рөстәм Гарифуллин яулады, икенче урында Арчадан Ранис Нәбиуллин, өченче урында Балтачтан Ленар Галимҗанов. 30-39 яшьлек хатын-кызлар арасында беренче урынга Арчадан Энҗе Гыйззәтова, икенче урынга Сабадан Альбина Хафизова, өченче урынга Алисә Хафизова лаек булды.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, 40-49 һәм 50яшьтән өлкәнрәк хатын-кыз катнашучылар булмады. 40-49 яшьлек ир-атлар арасында җиңүне Балтачтан Андрей Васинкин яулады. Икенче урында Рушан Алякимов, өченче урынга Равил Нәбиуллин һәм Рәдис Сәйфетдинов лаек булды.

50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында беренче урында Балтачтан Михаил Павлов, икенче урында Сабадан Ильяс Шиһабетдинов, өченче урында Кумарадан Рәшит Гарифуллин, Арчадан Рифат Мөхәммәтсафин булды.

Җиңүчеләргә грамоталар, медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100