Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арчада йөгерү буенча «Тукай марафоны» узды
Бүген Арчада Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган традицион «Тукай марафоны» узды. Йөгерү ярышында барлыгы 153 катнашучы стартка чыкты. Катнашучылар арасында Арча, Балтач, Саба, Әтнә, Кукмара районнарыннан, Казан шәһәреннән һәм Марий Эл республикасыннан килүчеләр дә бар.

Йөгерү марафонына старт район Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта бирелде. Катнашучыларны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин сәламләде, аларга уңышлар теләде.
Иң өлкән марафончы Арча районы Кәче авылыннан – Фәрит Хәлилов, аңа 70 яшь. Мәктәп яшендәге балалар һәм яшүсмерләр – 7-11 км, олы яшьтәгеләр 24 км араны йөгерделәр. Ул Арчаның үзәгеннән башланып, шагыйрьнең балачагы узган, илһам алган — Яңа Кырлай авылына кадәр сузылды.
Финиш Яңа Кырлайда Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы каршында булды. Җиңүчеләргә грамота, медальләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз