news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада Җиңү парады узды

Тантаналы парадта 10 меңнән артык кеше марш белән төп мәйдан буйлап үтте

Арчада Җиңү парады узды
Фото: «Татар-информ», Ләйлә Хәкимова

Бүген Арча үзәгендә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы парад һәм бәйрәм митингы узды. Чарага килүчеләрне Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сәламләде.

«Җиңү көне яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, райондашларыбыз батырлыгын киләчәк буыннар хәтерендә саклау максатында игелекле эш алып бару өчен куәтле этәргеч. Быел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Бу юнәлештә максатчан эшләү өчен аеруча зур мөмкинлекләр бар. Бүген без махсус хәрби операциядә катнашучы илебез сакчыларын үстергән гаиләләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Нәкъ 81 ел элек җиңелгән фашизм бүген янәдән баш калкытты. Ләкин хакыйкать безнең яклы, без егетләребезгә, аларның көченә, җиңүгә ышанабыз», – диде район башлыгы.

Тантаналы парадта 10 меңнән артык кеше марш белән төп мәйдан буйлап үтте. Анда районның 33 оешма һәм учреждениесе катнашты, 32 берәмлек техника күрсәтелде.

Фото: © «Татар-информ», Ләйлә Хәкимова

Бөек Ватан сугышы елларында Арча районыннан фронтка 28 меңнән артык кеше китә. Шуларның 14 меңнән артыгы һәлак була, хәбәрсез югала. Советлар Союзы Геройлары, райондашларыбыз – Иске Кишеттән Сафиуллин Гани Биккенә улы, Арчадан Ежков Валентин Федорович, Мирҗәмнән Сафин Нәкыйп Сафа улы, Түбән Орыдан Салихов Гатаулла Салих улының исемнәре күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары өчен илебез тарихына мәңгелеккә язылган.

Тантаналы митингта фронтта һәм тылда җиңү сәгатен якынайткан каһарманнарның үлемсез батырлыгы, махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде һәм Мәңгелек утка, һәйкәлләргә чәчәкләр салынды.

Мәйданга җыелган халык район учреждениеләре әзерләгән тематик чыгышларны һәм махсус хәрби операция зонасыннан кайтарылган трофейлардан оештырылган күргәзмәне карады, солдат боткасыннан авыз итте. Бәйрәм чарасы районның үзешчән сәнгать коллективлары концерты белән дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot