news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада «Җиңү оныклары» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Арчада «Җиңү оныклары» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
Фото: «Арча хәбәрләре»

Быел «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Җиңү оныклары» дигән бәйге оештырды. Ул ел башыннан ноябрь ахырына кадәр дәвам итте. Бәйгегә укучылар үзләренең Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннары сугыш чоры балалары булган әби-бабайлары турында мәкаләләр җибәрде. Барысы бәйгегә 12 эш килде, дип хәбәр итә «Арча хәбәрләре».

Барлык язмалар да бик матур, эчтәлекле, чын күңелдән язылган. Тик бәйге булгач, җиңүчеләрсез дә булмый. Беренче урынга Арчаның 5нче гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Аделина Ганиеваның « Ә шинель аның буена бөтенләй туры килми» (җитәкчесе – Елена Ганиева) мәкаләсе чыкты. Икенче урында – «Карт бабам – безнең горурлык» язмасы белән Ашытбаш мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Раяз Ситдиков (җитәкчесе – Чулпан Ситдикова). Өченче урында – Арчаның икенче мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Айзилә Бикбаева (җитәкчесе – Рәсимә Ибраева). Ул «Онытмабыз сезнең батырлыкны» дигән мәкалә җибәрде.

Җиңүчеләрне «Арча хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин бүләкләде. Аларга сертификатлар һәм Мактау грамоталары, ә барлык катнашучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot