news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада иң яхшы комбайнчылар арасында һөнәри осталык бәйгесе бара

Катнашучылар өч төркемдә ярышып үзләренең осталыкларын күрсәтә алачак.

Арчада иң яхшы комбайнчылар арасында һөнәри осталык бәйгесе бара
Фото: © «Татар-информ», Ләйлә Хәкимова

Арчада иң яхшы комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр арасында һөнәри осталык бәйгесе игълан ителде. Катнашучылар өч төркемдә ярышып үзләренең осталыкларын күрсәтә алачак.

«Иң яхшы комбайнчы» һәм «Ашлык ташучы машина йөртүчеләр арасындагы» номинацияләрдә җиңүчеләргә 1 урынга – 100 мең сум, 2 урынга – 70 мең сум, 3 урынга 50 мең сум каралган. Гомуми бүләкләү фонды – 880 000 сум.

«Бәйге авыл хуҗалыгы товары, бөртекле культуралар җитештерүнең күләмен арттыруга һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән», - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин.

Кичәге мәгълүматлар буенча өченче класс комбайннар арасында «Казанка» агрофирмасыннан 801 тонна ашлык суктырып Фаил Халиуллин, 2 класс комбайнннар арасында «Игенче» агрофирмасыннан Харис Вильданов, 3 класс комбайннар арасында «Северный» хуҗалыгыннан Фәрид Сафин алда баралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot