news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада һәм Әлмәттә яңа креатив киңлекләр булдыру планлаштырыла

Татарстанда креатив киңлекләр ясау буенча ике проект эшләнә. Аларның берсе Арчада булачак – монда традицион күн промыселы булдыру планлаштырыла. Ә Әлмәттә анимация һәм музыка мәдәнияте белән бәйле мәйданчык ясау күздә тотыла.

Бу хакта ТАСС агентлыгына биргән интервьюда республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

«Бездә шундый ике проект, ике концепция бар. Беренчесе – Арча, монда традицион күн промыселын торгызырга телибез. Һәм традицион күн промыселы базасында Арча районында креатив мохит булдырырга планлаштырабыз», - диде министр.

Бу туристик маршрут кына түгел, ә җитештерү маршруты да булачак. Читек тегү – татарларның бик кызыклы гореф-гадәте, диде министр.

Әлмәт шәһәре дә креатив белән шаккатырачак, монда җирле күп профильле көллият базасында традицион музыка мәдәнияте темасы ачылачак.

«Бу инде музыка һәм анимация мәдәнияте белән бәйле тема булачак. <...> Без традицион музыка мәдәнияте, традицион музыка коралларын җитештерү аерым юнәлеш булыр дип уйлыйбыз», - диде Ирада Әюпова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100