news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада Курсави исемендәге күппрофильле лицей ачылды

Арчада Курсави исемендәге күппрофильле лицей ачылды
"Арча-информ"

31 августта Арчада Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейны файдалануга тапшыру тантанасы булды. Ул видеоконференция режимында үтте. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул барлык төзүчеләргә зур рәхмәтен белдерде, педагогларны яңа уку елы белән котлап, аларга уңышлар теләде. Бу хакта «Арча-информ» хәбәр итә.

«Арча районында 500 укучыга исәпләнгән Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей сафка басты. Генераль подрядчы «Стройсервис» җәмгыяте барлык төзелеш эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарды. Педагогик состав тупланган, оештыру эшләре тәмам, лицей уку елына тулысынча әзер. Бу масштаблы проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге биргән өчен Россия Президенты Владимир Путинга һәм Рөстәм Нургалиевич, сезгә рәхмәтебезне белдерәбез, эшегездә уңышлар телибез!» – диде район башлыгы Илшат Нуриев.

Арчабаштагы «Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзелгән һәм икенче сменада укуны бетерүне күз алдында тоткан күппрофильле лицей ул. Үзенә кадәр асфальт юл керә. Күпербашта, Шәрыкъ бистәсендә яшәүчеләр өчен бик якын һәм уңай. Лицейда укырга теләгән ерактарак яшәүчеләрне автобус йөртеп торачак.

Территориясендә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Мини футбол кыры, баскетбол, волейбол мәйданчыгы, йөгерү юлы, тренажерлар бар.

Быел күппрофильле лицейга укырга 250 бала килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100