news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада «Герой әтисе» күргәзмәсе эшли башлады

Арчада «Герой әтисе» күргәзмәсе эшли башлады
Фото: https://arskmedia.ru

Арча мәдәният йортында «Герой әтисе» республика күчмә күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Ул махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтеп, дәүләт бүләгенә лаек булган һәм яу кырында башын салган герой егетләргә, аларның әтиләренә багышлана. Бу хакта «Арча хәбәрләре»ндә язалар.

Тезелеп киткән портретлар. Аларда кулларына күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән батыр уллары фотосурәтләрен, бүләкләрен, шәхси әйберләрен тоткан әтиләре. Туган иле өчен башын салырга да әзер булган батыр йөрәкле ир үстергәннәре өчен горурланып торсалар да, күзләре моңсу, сагыш баскан. Ирләр хатын-кыз кебек күз яшьләре белән еламаса да, аларның йөрәкләре сыкрый. Әти өчен дә, әни өчен дә нинди яшьтә булуына карамастан, бала бала булып кала шул.

«Герой әтисе» күчмә күргәзмәсе Ватаныбыз тынычлыгын саклап башларын салган геройларга һәм аларның ата-аналарын хөрмәтләүгә, яшь буынны тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Ул «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, «Бердәм Россия» партиясе, республиканың әтиләр һәм офицер хатыннары союзлары белән оештырылган. Күргәзмәдә 45 фотосурәт урнаштырылган. Дүртесе – Россия Герое һәм аларның әтиләре, 32се «Батырлык» ордены, җидесе башка төрле дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән егетләр һәм аларның әтиләре. Һәр районнан берәр кеше.

Якын кешесен, газиз баласын мәңгегә югалткан бер генә гаиләнең дә, ата-ананың да хәсрәтен берни дә җиңеләйтә алмый. Ватанны ярату, тынычлык төшенчәсен сеңдереп үстергән әти-әниләргә, алардан үрнәк алып үсүче балаларына, көчле рухлы хатыннарына сабырлык телибез. Бер генә герой да онытылырга тиеш түгел. Хәтер яшәгәндә генә кеше яши, хәтер яшәгәндә генә киләчәгебез бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100