news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада Гариф Ахуновның 100 еллык юбилеен зурлап билгеләп үттеләр

Арчада Гариф Ахуновның 100 еллык юбилеен зурлап билгеләп үттеләр
Фото: https://arskmedia.ru/

Арчада Гариф Ахуновның 100 еллык юбилеен зурлап билгеләп үттеләр. Казаннан Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин җитәкчелегендә бер төркем язучылар, Бөтендөнья татар конгрессының бүлекләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов һәм фән эшлеклеләре, китапханә, музей хезмәткәрләре һ. б. кайтты. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында Румия Саттарова яза.

Мәдәният хезмәткәрләре Казан кунакларын Арча чигендә гармуннар уйнап, чәкчәк, якты йөз белән каршы алдылар. Истәлеккә фотога төшеп, Арча станциясе зиратына юл тоттылар. Гариф Ахуновның һәм аның хатыны Гайшә каберендә булып, догалар укып, чәчәкләр куйдылар. Гариф Ахуновның улы Рәшит тә шушы станция зиратына җирләнгән.

Г.Ахунов исемендәге Казанбаш мәктәбендә шулай ук матур очрашу булды. Ш.Ахунов укулары булып, җиңүче балаларны котлап үттеләр. Мәктәптә Г.Ахунов музее тантаналы шартларда ачылды. Кызыл тасманы язучы кызы Наилә ханым кисте.

Арчада язучылар аллеясында кунакларны район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов каршы алды. Гариф Ахунов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Арча сәнгать мәктәбендә Гариф Ахунов премиясен алучыларны котладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot