news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада «Гаилә тарихында гасыр кайтавазы - тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйгесе узды

Быел бәйге 6 нчы тапкыр үткәрелә.

Арчада «Гаилә тарихында гасыр кайтавазы - тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйгесе узды
Фото: Ләйлә Хәкимова

Бүген Арча район Мәдәният йортында «Гаилә тарихында гасыр кайтавазы - тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйгесенең зона туры узды. Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган бәйге быел 6 нчы тапкыр үткәрелә. Бәйгедә Кукмара, Арча, Саба, Теләче, Питрәч, Мамадыш, Биектау, Әтнә, Балтач районнарыннан килгән гаиләләр катнашты. Катнашучыларны Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сәламләде.

«Гаилә елында гаилә кыйммәтләрен зурлаучы, халкыбызның гореф-гадәтләрен берләштерүче әлеге чарада катнашучы һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Тел, милләт, иман кебек изге төшенчәләрне саклау гаиләдән башлана. Исәнлектә, илебез һәм милләтебез чәчәк атуына хезмәт итәргә язсын», - диде Илшат Нуриев.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, туганлык җепләрен саклауга корылган бәйгедә катнашучы гаиләләрнең саны елдан-ел арта.

«Бәйге дәвамында никадәр күркәм, үрнәк гаиләләр белән танышабыз. Бүген зона турында бар яктан да булган гаиләләр катнаша. Күңел җылысы белән пешерелгән ризыклар, берсеннән-берсе матур костюмнар, данлыклы нәселле шәҗәрәләр, буыннан-буынга тапшырылган ядкәрләр сокланырлык. Бәйге булгач җиңүчеләрне билгеләми булмый, ләкин чараның асылында туганнарны берләштерү тора. Ничә буын туганнар бергә очраша, бу зур бәйрәм»,- диде Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Катнашучылар Мәдәният йорты фойесында милли гаилә ризыклары һәм шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Күргәзмәдән соң, бәйгенең иҗади өлеше узды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, беренче урынга Балтач районыннан Гаязовлар гаиләсе, икенче урынга Теләчедән Фәләхиевлар гаиләсе, өченче урынга Сабадан Җиһаншиннар гаиләсе лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100