news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге ачылды

Арчада Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге ачылды
Ләйлә Хәкимова

Бүген Арчада Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге ачылды. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган театраль күренештән башланып китте.

Ачылышта Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Альберт Дирзизов, Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов катнашты.

«Башлап йөрүче буларак рәхмәт сүзләрен Арча районы имам-мөхтәсибе Эмир хәзрәт Миңнемуллинга җиткерәсем килә. Әлеге бинаны төзүгә зур өлеш керткән һәркемгә рәхмәт. Рухи-мәгърифәт үзәге халкыбызга хезмәт итсен, игелекле булсын», - диде үзенең чыгышында район башлыгы Илшат Нуриев. 

Бүгенге көндә Арча мөхтәсибәте Татарстан Республикасында иң зур мөхтәсибәт булып тора. Арча мөхтәсибәтендә 93 мәчет эшли, аларның 88е Арча районы авылларында урнашкан. Бүгенге көндә мөхтәсибәттә 83 имам һәм 150 укытучы Ислам нигезләрен укыта. Районда укучыларның гомуми саны 1600 кеше, шуларның 400е – балалар. Хәзерге көндә Арча районының Кышкар, Казыйле, Курса мәчетләре рестоврациягә кертелгән.

«Рухи-мәгърифәт үзәге ачыла торган нигездә элек мәдрәсә булуы билгеле. Ул Илгизәр хәзрәт, Сания абыстай һәм район мөселманнары тырышлыгы белән төзелгән булган. Әммә вакыт үтү белән бина искергән. Район җитәкчелеге, төзүчеләр ширкәте ярдәмендә 2021 елның 21 июнендә яңа мәгърифәт үзәгенә нигез салынды һәм бер ел дигәндә ул сафка басты. Биредә уку сыйныфлары, конференц-зал, ашханә, китапханә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханәләр урын алган. Бүлмәләр кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән, барысы да заманча. Үзәк районыбыз халкына гыйлем таратуда озак еллар хезмәт итсен иде», - диде Арча районы имам-мөхтәсибе Эмир хәзрәт Миңнемуллин.

Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров төзелеш эшләрен башкаручыларга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Бердәмлек» медальләрен тапшырды. Шулай ук бинаны төзүдә ярдәм итүчеләрне Татарстан Республикасының мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. 

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Арча районына, ислам динен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен авыл мәчетләрендә хезмәт куючы имам-хатыйбларга сертификатлар тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100