news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада Фатих Сибагатуллин истәлегенә көрәш буенча республика турниры узачак

Арчада Фатих Сибагатуллин истәлегенә көрәш буенча республика турниры узачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

21-22 майда Арчада яшүсмерләр арасында җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Россия Дәүләт Думасы экс-депутаты Фатих Сибагатуллин истәлегенә көрәш буенча республика турниры узачак. Турнирда 2010-2012, 2013-2014 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр бил алышуы көтелә.

Ярышларда 2010–2012 елгы көрәшчеләр 38, 43, 46, 55, 60, 70, 80 кг үлчәү авырлыкларында, 2013–2014 елгы көрәшчеләр 36, 40, 50 кг үлчәү авырлыкларында бил алышачак.

Ярышларның баш хөкемдары итеп тәҗрибәле көрәш тренеры Фәнис Зарипов билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot