Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арчада Фатих Сибагатуллин истәлегенә көрәш бәйгесе булды
13 апрельдә «Арча» спорткомплексында Фатих Сибагатуллин истәлегенә көрәш турниры булды. Ярышта 2009 нчы елгы һәм аннан яшьрәк егетләр катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Биредә Арча, Кукмара, Балтач, Саба, Теләче, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш районнарыннан һәм Казан шәһәреннән яшь кәрәшчеләр бил алышты. Көрәш 12 үлчәү категориясендә узды. Командалар арасында 1 нче урынга Арча командасы чыкты. 2-3 урыннарны Кукмара һәм Балтач районнары бүлеште. Командалар диплом һәм Кубок белән бүләкләнде. Барлык җиңүчеләргә дә медаль, грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
- Фатих Сибагатуллин – Арча районының Шәрәфле гражданины, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ветеринария фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, күп еллар Нурлат районы башлыгы булган, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының элеккеге башлыгы, Россия Дәүләт Думасы экс-депутаты, күп санлы фәнни хезмәтләр һәм китаплар авторы. 2022 елның 24 июнендә 72 яшендә вафат булды.
Ачылу тантанасында Фатих Сибагатуллинның гаиләсе, мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар арасында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Раил Шәмсетдинов бар иде.
Алар «Арча» спорт мәктәбе директоры Рәдис Юсуповка, көрәш тренерлары Фәнил Хидиятуллин һәм Зөлфәт Хәйруллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров ярышка бүләкләр белән кайткан. Ул «Арча» спорт мәктәбенең көрәш тренерлары Фәнис Галиевка һәм Илүс Әскәровка, татарча көрәшне үстерүгә керткән өлеш өчен, Көрәш федерациясенең рәхмәт хатын һәм кул сәгате тапшырды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз