news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада ел азагына кадәр теш дәвалау сырхауханәсе барлыкка киләчәк

2022 ел азагына кадәр Арчада гомуми мәйданы 450 квадрат метр булган стоматология сырхауханәсен файдалануга тапшыру ниятләнә. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Теш дәвалау оешмасы халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмен камилләштерү буенча республика программасы кысаларында төзелә. Моңа кадәр стоматология сырхауханәсе 1938 елда төзелгән бинада урнашкан һәм медицина ярдәменең заманча таләпләренә җавап бирмәгән.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эшче төркеме Арча Үзәк район хастаханәсенә кайтып, стоматология сырхауханәсе бинасы төзелеше белән танышкан. Шулай ук район хастаханәсенең стационар бүлекләрен карап чыккан.

Баш табиб Рифат Идрисов компьютер томографиясе кабинетын күрсәткән, анда якын арада «Сәламәтлек» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча яңа җиһаз кайтуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100