Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арчада дөньякүләм танылган боксчы Гөлүсә Галиева югары бүләккә лаек булды
Арча районы бокс буенча халыкара класслы спорт мастеры Гөлүсә Галиева Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Югары бүләк спортчыга республикада физик культураны һәм спортны үстерүгә керткән зур өлеше өчен тапшырылды. Бу хакта «Арча» спорт мәктәбе хәбәр итә, дип яза «Арча хәбәрләре».
Бүләкләне аңа Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов тапшырды.
Гөлүсә Галиева күпьеллык тырыш хезмәте, спорттагы уңышлары һәм җиңүләре белән Арча районын гына түгел, ә бөтен Татарстанны һәм илебезне данлый. Аның казанышлары яшь буынны спорт белән шөгыльләнергә рухландыра. Арчалылар спортчыбыз белән чын күңелдән горурлана һәм аңа алга таба да яңа җиңүләр, ныклы сәламәтлек тели, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз