Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арчада данлыклы укытучы Фәрхәт Зыятовны искә алдылар
Бүген Арча район Мәдәният йортында РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы Фәрхәт Зыятовны искә алу кичәсе узды.
Фәрхәт Гани улын Укытучылар көнендә искә алу зур әһәмияткә ия. Ул 42 ел дәвамында мәктәп укучыларын тәрбияләгән, татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уяткан, телебезне һәм Г.Тукай иҗатын үстерү өчен күп хезмәтләр башкарган бөек шәхес.
Фәрхәт Зыятов 73 яшендә вафат булды.
Искә алу кичәсендә Фәрхәт Гани улының хезмәттәшләре, туганнары, укучылары катнашты. Алар аның белән бәйле истәлекләр белән уртаклаштылар. Аның киң кырлы шхес булуын билгеләп уздылар. “Тормышта үзеннән соң чорлар онытмас тирән эз калдырган шәхесләр бар. Миңа Фәрхәт абый белән бер коллективта эшләргә туры килде, ул чорда мәктәбебез гөрләп торды. Ул моңсулана белмәде, һәрвакыт безнең күңелне күтәрде. Авыл җирлегендә, мәктәптә, районда үткәрелгән чараларда актив катнашып килде. Аны укучылары бүген дә яратып искә ала”, - дип билгеләп узды хезмәттәше Халидә Вафина.
Шәфигулла Гарипов Фәрхәт Зыятовның гомер буена оештыру эшләрендә актив катнашуы, дистәләгән укучыларга белем бирүдә армый-талмый эшләгәнлегенә басым ясады. “Уңышка ирешү өчен укытучыда җаваплы караш булырга тиеш, Фәрхәт абый нәкъ менә шундый иде. Үз эшенә җаваплы карады, тынгысыз җан иде. Фәрхәт абыйның истәлеге, якты хезмәтләре югалмасын”, - диде ул.
“Фәрхәт Гани улын искә алу кичәсе бик матур бәйрәмгә туры килде, ул үзе дә бәйрәм кебек иде. Җор телле, шаян сүзле Фәрхәт Ганиевичны мин оста әдәбият һәм татар теле укытучысы буларак беләм. Мәгариф хезмәткәрләре өчен оештырылган семинарларында чыгыш ясый. Әлеге шәхес белән 1986 елда район мәгариф бүлегендә эшләгән вакытта таныштым. Фәрхәт Ганиевичның юклыгына күңел ышанмый”, - диде үзенең чыгышында “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова.
Искә алу кичәсендә Фәрхәт Зыятовның тормыш иптәше Мәрьям, килене Дилбәр катнашты. Видео аша Фәрхәт Зыятовның улы — Анталиядә яшәүче хокук фәннәре кандидаты Фәнис Зыялы да мөрәҗәгать итте.
“Әтинең укучылары да аның эшен дәвам итә, татар телен үстерү өчен зур эш башкаралар. Әти татар теле, туган авыл, газиз Тукаем дип яшәде. Андый кешеләр беркайчан да үлми. Әти безнең күңелләрдә бар иде, әти безнең күңелләрдә булачак”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз