news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада читеккә багышланган этно-фестиваль узды

Фестивальдә 35 иҗат коллективы чыгыш ясады.

Арчада читеккә багышланган этно-фестиваль узды
Ләйлә Хәкимова

Бүген Арча шәһәренең Үзәк стадионында «Арча читекләре» Республика күләм этно-фестивале узды. Фестиваль онытыла барган борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне торгызу, халык җыр-биюләрен саклап калу, киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы иҗат коллективларына тәҗрибә туплау, читек чигү осталарын, һөнәрчеләрне барлау, күн кәсепчелеген, татар халкының милли аяк киеме-читекне популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Чарада Алексеевск, Биектау, Арча, Әтнә, Казан, Нурлат, Балтач иҗат коллективлары, үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады.

Катнашучыларны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова сәламләде.

«Читекләр Арча данын еракларга тараткан. Без үзебезнең тарихыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Булдыра алганча шушы тарихны сакларга, үстерергә, киләчәк буынга тапшырырга тырышабыз. Фестивальнең елдан-ел үсүен, тагын да зуррак масштабларда үткәрелүен теләп калабыз. Катнашучыларга иҗат уңышлары телибез, безнең бәйрәмнең бизәге булганыгыз өчен бик зур рәхмәт», – диде ул.

Катнашучылар читек тарихын чагылдырган күргәзмә, район һөнәрчеләренең кул эшләнмәләре белән таныша, күн мозаикасы, «Казан җөе» һәм читек чигүгә багышланган осталык дәресләрендә катнаша алды.

«Читек – ул Арчаның бренды. Шуны аңлап зур күләмле фестиваль оештыручыларга рәхмәт. Киләчәк буыннарга җиткерерлек әлеге бай мирасны үстерүдә, аны танытуда зур уңышлар телим», - диде Татарстан Мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина.

Әлеге фестивальне оештыруда зур өлеш керткән Арча район Мәдәният йорты директоры Марат Котдусов, «Җидегән чишмә» Арча халык театры җитәкчесе Инсаф Мөхәммәтгалиев, әлеге театрның режиссер ярдәмчесе Гүзәл Нигьмәтҗанова Мәдәни ресурслар үзәгенең Рәхмәт хатына лаек булдылар.

Фестивальгә килгән иҗат коллективлары «Халык җыры», «Халык биюе», «Инструменталь башкару», «Фольклор-этнографик күренеш» номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Һәр коллективка Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot