news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арчада читеккә багышланган «Арча читекләре» фестивале була

Фестивальгә килүчеләр «Казан җөе», читек чигүгә багышланган осталык дәресләрендә катнаша алачаклар.

Арчада читеккә багышланган «Арча читекләре» фестивале була
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

22 августта Арча шәһәренең Үзәк стадионында «Арча читекләре» дип исемләнгән Республикакүләм этно-фестиваль узачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, милли йортларда интерактив мәйданчыклар эшләячәк. Килгән кунаклар, катнашучылар читек тарихын чагылдырган күргәзмә белән таныша һәм күн мозаикасы, «Казан җөе», читек чигүгә багышланган осталык дәресләрендә катнаша алачак. Шулай ук, район һөнәрчеләренең кул эшләнмәләреннән торган сату ноктасы да булачак. Арча балалар сәнгать мәктәбенең «Хәят» милли костюмнар театры чыгышы да көтелә.

«Узган ел «Арча читекләре» фестивале үзенең башлангычын Кылачы авылында алды. Ул район күләмендә генә үткәрелгән иде, быел зурлап, республика күләмендә узачак. Фестивальнең Кылачыдан башланып китүе юкка түгел. Кылачы авылы – милли аяк киемнәре берләшмәсенең чишмә башы. Биредә яшәүче авыл кешеләре күнне бизәкләп эшләү технологиясен беренчеләрдән булып җәелдереп җибәргән халык», - диде «Татар-информ»га район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов.

Аның әйтүенчә, 1885 елда Рамазан һәм Вәли Гайнуллиннар эш эзләп Казанга юл алалар, читекләр тегү белән шөгыльләнүче Солтан байга ялланалар, бу һөнәргә өйрәнәләр. «Ике ел эчендә милли аяк киемнәре җитештерүне тулысынча үзләштерәләр, авылга кайталар. Башка егетләрне дә шунда эшкә урнашырга ярдәм итәләр. 1925 елга кадәр Кылачының дистәләгән кешесе Казанда милли аяк киемнәре җитештерүдә эшли», - диде ул.

Фестивальгә күрше-тирә районнардан да иҗат коллективлары килүе көтелә.

«Фестивальнең концерт программасында фольклор, хореография коллективлары, ансамбльләр, инструменталь уен коралларында чыгыш ясаучылар катнаша ала. Гаризалар 17 августка кадәр кабул ителә. Иҗат коллективлары өчен «Читегемне күрегез!» дигән бәйге дә игълан ителде. Алар сувенир рәвешендә читек ясап алып килергә тиешләр»,- диде Арча район Мәдәният йорты директоры Марат Котдусов.

Оештыручылар фестивальнең онытыла барган борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне торгызу, халык җыр-биюләрен саклап калу, киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы иҗат коллективларына тәҗрибә туплау, читек чигү осталарын, һөнәрчеләрне барлау, күн кәсепчелеген, татар халкының милли аяк киеме-читекне популярлаштыру максатыннан үткәрелүен билгеләп уздылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot